
«ТНВ» телеканалында «Ә син?» тапшыруында Гөлназ Асаеваның ире, автор-башкаручы Вильдан Шәмсетдинов (Вилли) кунак булды һәм Әбри Хәбриевның сорауларына җавап бирде.
– Соңгы арада рус җырларына өстенлек бирәсең. Ник татарча иҗат итмисең? Бу – татар эстрадасында билгеле бер үрләр яулый алмаганыңны аңлаумы, шушы стильдә җырлап югары дәрәҗәгә күтәрелә алмаумы?
– Укыган вакытта ук үземнең иҗатымны русча җырлардан башлаган идем. Хәзер мин яңа әйбер эшли башламадым, ә нәрсә эшләдем – шуны дәвам итәм. Миңа русча язарга да ошый.
– Татарча иҗат итәсеңме соң?
– Иҗат итәм. Урал Рәшитовтан да бер җыр алдык. Татарча җырлар күп булачак.
– Татар эстрадасы җырчылары русча җырлар яздыра, Мәскәүгә тартыла, рус эстрадасына акрынлап юл сала башлады. Син бу күренешкә ничек карыйсың? Син бит – татар җырчысы, үз милләтеңне үстерергә тиешсең. Юк, тоталар да, русча яздыра башлыйлар.
– Дөресен генә әйткәндә, 100 процент артист җырларны акча эшләү өчен яздыра. Шунда бизнес төзү өчен. Үзләренчә анда үсеш күрәләрдер. Миңа калса, кеше, беркемне тыңламыйча, нәрсә эшлисе килә – шуны эшләргә тиеш.
– Бүгенге көндә татар эстрадасы нинди хәлдә дип уйлыйсың? Үсеш хәлендәме, бер урында туктап торамы, таптанып торамы?
– Мин бер үсеш күрмим. Ничек бар – шулай тора.
– Соңгы елларда нәрсә сизәм… Чит ил музыкасы, Европа һәм Көнбатыш музыкасы, күпчелек очракта АКШ – әлеге илләрдә иҗат итүче музыкантлар күбрәк пентатоника, ягъни татар җырының нигезендә ятучы гаммага тартыла башлады. Чит ил җырларын тыңлыйм, татар орнаменты бар һ.б. Ә безнекеләр, киресенчә, татар җырларын иҗат итүчеләр көйләрне русча яккарак юнәлтеп яза. Синең фикерең...
– Минемчә, Америкага килсәк, аларга бу – кызык. Андый мелодияләрне ишетү кызык. Безгә бит бу – гадәти әйбер. Бер үк авторлар. Алар 10лаптыр инде. Һәр авторның үз почеркы, 2 җырга 1 көй чыгарга, ул аны үзе дә сизмәскә мөмкин. Безнекеләр тегеннән дә, моннан да алып карый, татар җырына яңа әйбер кертергә тырышалар. Бу – нормаль күренеш. Иҗади эксперимент.
– Аһәң, татарлык югала бит...
– Аның өчен оркестрлар, дәүләт ансамбльләре бар. Бу бит – эстрада, попса, монда кеше акча эшләргә килгән. Кем эстрадада татарлыкны күтәрәм дип йөри инде?! Берәү дә йөрми, бөтенесе «акча эшлим» дип йөри.
– Димәк, бөтенесе дә мәкерле – бары тик акча эшләү өчен йөри?
– Чөнки татарча җырлар күп, татарлар күп. Алар җыр, моң ярата. Алар билетка акча түләргә әзер.