Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Вильдан Шәмсетдинов: «Хатынның «итәк астында» яшим»

news_top_970_100
Җырчы Вильдан Шәмсетдинов: «Хатынның «итәк астында» яшим»
Фото: Видеодан скриншот

«ТНВ» телеканалында «Ә син?» тапшыруында Гөлназ Асаеваның ире, автор-башкаручы Вильдан Шәмсетдинов (Вилли) кунак булды һәм Әбри Хәбриевның сорауларына җавап бирде. Берсендә хаталану сәбәпле, җәза алды. Ул кыен сорауга җавап бирергә яки «серле ризык»ны ашарга тиеш иде. Җырчы беренчесен сайлады.

«Сине Гөлназның «итәк астында» яши диләр. Ни диярсең?» – дигән сорауны укыды ул.

– Әйе!

Чынлапмы? Ничек алай?

– Әйе, рәхәт бит шулай.

Син җавабың белән шаккатырдың әле. Тормышта ир-атны башка статуста күрәләр. Чын гаилә башлыгы «итәк астында» яшәргә тиеш түгел, дигән сүз бар.

– Һәрбер ир-ат үзен «итәк астында» дип хатын-кызга тоярга мөмкинлек бирергә тиеш.

Ә синең позицияң шундыймы? Син шулай уйларга җирлек тудырасыңмы, әллә бу шулаймы?

– Белмим, ничек булса да... Нормально, мин аны начар дип санамыйм.

Бу Гөлназ сүзеннән чыкмау, Гөлназ нәрсә әйтә шуны эшләү, дип атала. Берәр нәрсә эшләр алдыннан Гөлназдан сорау була. «Итәк астында» яшәү шушы әйберне аңлата. Гөлназ хуҗа сездә алайса?

– Әле син әйткән сүзләр – «итәк астында» дигән сүзләр түгел. Бу – нормаль гаилә тормышы.

Юк инде, соңгы сүзне ир-ат әйтергә тиеш.

– Гөлназ әйтә дә, мин «әйе» дип әйтеп куям.

Үзең берәр нәрсә эшләр алдыннан Гөлназдан рөхсәт сорыйсыңмы?

– Утырып сөйләшәбез инде. Безнең җайлы бара мондый эшләр.

Нәрсәнедер дөрес эшләмәсәң, Гөлназ сине сүгәме?

– Әйтә инде, сүгә. Кемнең хатыны сукми соң?

Миндә икеле тойгы… Вильданга ышаныргамы, юкмы? Чын мәгънәсендә «чүпрәк»ме ул, юкмы? «Итәк астында» яшиме, юкмы? Үзен «чүпрәк» ди инде ул. «Чүпрәк»ме син?

– Әйе!

Мин беренче тапкыр егетләрдән «мин чүпрәк» дигән аермачык җавап ишетәм. Хатын сүзеннән чыкмыйм, дигән. Алдыйсың...

– Сорауга җавап бирдем бит.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 15 апрель 2025
    Исемсез
    Итәк асты дөрес яңгырамый, каблук дип атала, бу егет бераз яшәгәннән соң, барысында тәртипкә кертер, әлегә вакыты житмәгән, акыллы егет.
  • 15 апрель 2025
    Исемсез
    Ботен ир ат итэк астыннан ерак китми, Вилдан доресен сойли 👍👍👍👍👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100