news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Слава 42 яшендә әби булган

news_top
Җырчы Слава 42 яшендә әби булган
Фото социаль челтәрдән

Россия җырчысы, телетапшырулар алып баручы, киноактриса Слава 42 яшьтә әби булган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Җырчы куанычтан бала тудыру йортында ук оныгының «тәпиен юган». Ул шатлык күз яшьләре белән видео төшергән.

«Мин әби булдым. Котлаулар кабул итәм. Минем балам әни булды. Нәрсә әйтергә дә белмим… Коньяк эчәм, шоколад ашыйм», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашкан Слава.

Славаның 24 яшьлек кызы Александра бала тапканда, янәшәсендә 25 яшьлек ире Андрей Дедов та булган. Җырчы Слава үзе 19 яшьтә әни булган. Аның тагын 11 яшьлек кызы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар