Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова, 10 ел аерым яшәгәннән соң, яңадан ире белән кушылган

news_top_970_100
Җырчы Сиринә Зәйнетдинова, 10 ел аерым яшәгәннән соң, яңадан ире белән кушылган
Фото: Сиринә Зәйнетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган җырчысы Сиринә Зәйнетдинова Зифа Нагаева алып бара торган «Күзгә күз карашып» тапшыруында кунак булды. Ул анда шәхси тормышы, ире белән 10 ел аерым яшәгәннән соң кабат кушылулары турында сөйләде.

Җырчы 20 яшьтә кияүгә чыга, ире 5 яшькә өлкәнрәк була. Кызлары Эльвина туа. Әмма 3 елдан соң гаилә таркала. Ире икенче кеше белән законлы гаилә кора, ә Сиринә икенче ир-ат белән никахлашып яши башлый, тик, уртак балалары булгач, элеккеге ире Айрат белән аралашып тора.

Бервакыт ире кызын кинога чакыра, кызы ризалык бирә дә, көне килеп җиткәч, бара алмый. «Сез чит кешеләр түгел бит, минем урыныма син бар», – ди кызы әнисенә. Ул вакытта җырчының да, аның иренең дә икенче тапкыр корган гаиләләрендә киеренкелек башланган була. Шулай итеп, җырчы, 10 ел аерым яшәгәннән соң, беренче мәхәббәте булган ире белән яңадан кушыла.

«Айратның билетлары янмасын дип кенә ризалашкан идем. Ниндидер вакыт узгач, икебез арасындагы яшьлек мәхәббәте сүрелмәгәнен аңладык. Күктән язылган никахың булса, 10 елдан соң да кушыласың икән. Башка кеше белән торсаң да, беренче мәхәббәт ул онытылмый», – дип сөйләде җырчы.

«Бергә яшәп алган кешегә дә мәхәббәт булгандыр бит, әллә мавыгу гына идеме?» – дип сорады Зифа Нагаева.

«Мавыгу гына түгел, алай гына мин кеше белән кавышмыйм да, чәй дә утырып эчмим. Симпатия, тел байлыгы. Теләсә нәрсәне уртага салып сөйләшеп була торган кеше. Көнләшү араны бозды. «Җыр синең өчен ипи алып кайту тугел, гулять итәргә барасың», – дигән сүзләр соңгы елларда безнең арадагы җылы мөнәсәбәтләрне суытты. Ул минем моңлы җырларымны «син – минем музам» дип елап тыңлый иде. Әмма бу – көнләшү, ул – җәберле сүзләр, йөрәккә кадәр үтә, чөнки ул бит юк, ул исбатланган сүзләр булса икән. 5 ел шундый сүзләр ишетеп яшәвемне, әрәм еллар, дип уйлап куйдым мин», – дип сөйләде Сиринә Зәйнетдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100