Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова вакытлыча Мәскәүгә күченгән. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Ул башкалада озакка түгеллеген, бары тик дүрт айга килүен әйтте.
«Дуслар, мин Игорь Матвиенко исемендәге академиядә уку өчен грант оттым. Бу озакка түгел – укулар нибары 4 ай дәвам итәчәк. Шуңа күрә ел ахырына кадәр сез мине Казанда күрмәячәксез», – дигән ул.
Мәскәүдә яшәвенең беренче көннәрендә үк җырчы Кытай мәдәни үзәгендә булган. Шулай ук дусты белән Шанхай симфоник оркестры концертын караган, МДУ паркында йөргән. «Кая гына барсам да, миңа монда барысы да ошый», – ди җырчы башкала турында. Шул ук вакытта ул Казан белән Мәскәүне чагыштырып, үзенең хисләрен болай тасвирлый:
«Казан – минем йөрәгем. Ә Мәскәү – мин кунакка килергә ярата торган шәһәр. Мәскәүдә башка кешеләр, башка тормыш рәвеше һәм аларның фикерләү рәвеше дә үзгә. Казан исә ул күңел түрендәге шәһәр. Андагы ритм миңа күбрәк ошый, ә Мәскәү темпы миңа туры килми», – дигән җырчы.