news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рузилә Хәйретдиновага операция ясаганнар

news_top
Җырчы Рузилә Хәйретдиновага операция ясаганнар
видеодан скриншот

Рузилә Хәйретдинова операция кичергән. Азрак хәл кергәч, җырчы язылучылары белән элемтәгә чыккан.

«Барыгызга да хәерле кичләр. Сездән сораулар бик күп килә. Минем барысы да яхшы, кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт. Сторисларга чыгасым килмәгән иде. Хәзер үземне күпкә яхшы хис итәм. Иң авыры артта калды, миңа инде җиңелрәк. Барыгызны да яратам.

Мондый чакларда кемнең синең өчен чыннан да якын кеше икәнлеген аңлыйсың. Дуслар шатлыкта түгел, авыр вакытларда беленә. Мин – бик бәхетле кеше, Аллаһка шөкер. Янымда шундый тугры, яхшы дусларым бар», – дип сөйләгән ул.

Рузиләнең хәлен белергә блогер Равил Закиров та кереп чыккан. «Рузилә кебек көчле кызны шундый халәттә күрүе бик авыр», – ди ул.

Рузилә Хәйретдинова операцияне кайсы җиренә ясатуын әйтмәгән. Сторисларыннан гына җырчының пластик хирургия клиникасында ятуы аңлашыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар