Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рузилә Хәйретдинова күкрәген зурайтуы турында: «Горурланам»

news_top_970_100
Җырчы Рузилә Хәйретдинова күкрәген зурайтуы турында: «Горурланам»
Социаль челтәрләр

Җырчы Рузилә Хәйретдинова Бали утрауларына ялга киткән. Кояшта кызынган арада җырчының иҗатын яраткан тамашачылары һәм сәхифәсен кызыксынып күзәтеп баручылар белән аралашырга вакыты күп. Җырчы аларның күпсанлы сорауларына җавап биргән.

Рузилә Балидагы ялының бик актив һәм һәрвакыт хәрәкәттә узуын сөйләгән. «Биредә көннәр буе кунакханә территориясендә булу мөмкин түгел», – дигән ул. Җырчы сүзләренчә утрауда хәләл ризыклар юк. «Әле бер генә хәләл туклану урыны да очратмадым. Рестораннардагы барлык менюларда да диярлек дуңгыз ите бар», – дип мәгълүмат бирә ул бирегә килергә җыенган дусларына.

«Ә сез кем белән ял итәсез? Ирегез беләнме?» – дип кызыксынучылар булган. Бу сорауга җырчы шаян формада җавап биргән: «Әйе, ирем белән», – дип язып, дус кызының фотосын күрсәткән.

Рузилә Хәйретдинованың су коену костюмыннан төшкән фотоларын күреп, күкрәкләрен зурайтуы хакында сорашучылар, бу адымы өчен тәнкыйтьләүчеләр күп. Андыйларга җырчы: «Күкрәкләр турында еш язасыз. Кайберәүләр әле дә тынычлана алмый. Әйе, күз алдыгызга китерәсезме, мин операция ясаттым. Үзем ясаттым, үзем түләдем! Ирем дә, сөяркәм дә, әти-әнием дә түгел. Әлбәттә, мин моның белән горурланам», – дигән ул.

Сторисларыннан аңлашылганча, сәяхәт һәм ял итү мөмкинлеге булган Рузиләнең хейтерлары бик күп. Үзенә пычрак атучыларга ул: «Тормышта төрле мизгелләр була. Сез менә, моңа барысы да ничек җиңел бирелә, дип уйлыйсыздыр. Ә бит миңа ниләр аша узарга туры килгәнне берегез дә белми.

Мин бу ялга лаек. Мин ялларсыз эшлим, миңа беркем дә ярдәм итми. Мин, үз кулларым белән, киемнәр тутырылган зур-зур баулларны ташыйм, (Рузилә Хәйретдинованың Казанда киемнәр кибете бар), барысын да үзем башкарам», – дип җавап кайтарган.

Күкрәкләрен зурайткан Рузилә Хәйретдинова ялга киткән: «Монда миңа шундый итеп карыйлар»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100