news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рузилә Булатова хастаханәгә эләккән

news_top
Җырчы Рузилә Булатова хастаханәгә эләккән
социаль челтәрләр

Җырчы Рузилә Булатова хастаханәгә эләккән.

«Менә шундый хәлләр, дуслар, мин хастаханәдә. Нәрсә булганын соңрак сөйләрмен. Бик күп смслар, шалтыратулар килә. Хәлемне белешүегез өчен рәхмәт. Миңа теләгән теләкләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын», – дип язган җырчы үзенең социаль челтәрләрендә.

Хастаханәгә эләгүе Рузиләнең йөклелеге белән бәйле булырга мөмкин. Күптән түгел генә Рузилә Булатова һәм Татарстанның атказанган артисты, шәһәр филармониясе җырчысы Флорит Гыйздатуллин үзләренең беренче тапкыр әти-әни булырга җыенулары турында сөенеч алганнар иде.

Булачак әнигә сәламәтлек телибез! Барысы да әйбәт төгәлләнсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар