Җырчы Руслан Кираметдинов үзенең Инстаграм (Россиядә тыелды) битендә позитив сүзләр белән пост урнаштырган.
«Әгәр дә тормыш елар өчен йөз сәбәп бирә икән, син аңа елмаер өчен мең сәбәп барлыгын күрсәт», – дип язган ул.
Аның сүзләрен хуплаучылар күп булган. Барлыгы 70кә якын комментарий җыелган.
«Алга, Руслан, алга! Арттагысы узган», «Бик дөрес сүзләр, туганым, уңышлар сиңа», «Уңышлар, алга, бирешмә энем», «Шәп әйткәнсең!», «Искиткеч матур җырлыйсыз, Руслан», «Молодец, Руслан», «Бәхетле бул, балакаем, күңелеңне төшермә, без сине яратабыз», – дигән кайтавазлар калдырганнар.