Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рөстәм Насыйбуллинның зур куанычы бар

news_top_970_100
Җырчы Рөстәм Насыйбуллинның зур куанычы бар
"Татар-информ" архивы

Уникаль тавыш иясе, Казан филармониясе җырчысы Рөстәм Насыйбуллинга «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Әлеге хәбәрне җырчының социаль челтәрләрендә күреп алдык. Мактаулы исем бирү турындагы карарны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Рөстәм Насыйбуллин концертыннан соң: «Кәҗә» тавышлар туйдыра башлаган иде инде...»

Рөстәм Насыйбуллин – Чаллы егете. 2000 елда гаиләсе Чаллыдан Нурлат районы Кизләү авылына күченгән. 1нче класска авыл мәктәбенә барган. 9 ел музыка белеме алган: 4 ел Норлат балалар музыка мәтәбендә шөгыльләнгән, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (Ания Туишева, аннары Ренат Хәбибуллин классы), Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Эдуард Туманский классы, 2018), читтән торып, Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетын (2023) тәмамлаган.

Репертуарында күбрәк классик, ретро әсәрләр. Татар, рус, итальян телләрендә җырлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100