news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Резеда Шәрәфиева вафат

news_top
Җырчы Резеда Шәрәфиева вафат
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисткасы Резеда Шәрәфиева вафат. Бу хакта татар артистлары хәбәр итә.

Резеда Шәрәфиеваның соңгы елларда каты авырганы билгеле. Аңа 59 яшь иде.

Резидә Шәрәфиева: «Яшьлегемә кире кайтмас идем»

Резидә Дамир кызы Шәрәфиева (1966) – Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында туып, дүрт балалы гаиләдә тәрбияләнгән (апасы – Дилбәр, абыйлары – Илһам, Илдар) һәм балалар бакчасыннан ук музыка белән кызыксына башлаган. 1985 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлый һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Аннары Казанда рәссам-бизәүче белгечлеге ала, витриналар бизи, шул ук вакытта җыр сәнгатенә кызыга.

“Сердәш” ансамблендә чыгыш ясый, Чаллы һәм Казан мәдәни учреждениеләрендә эшләп, 2001 елдан Казан филармониясе солисты була. Озак еллар дәвамында татар эстрадасында хезмәт итә, популярлык казана.

Реэедә Шәрәфиеваның кызы Зөләйхага 19 яшь.

Җырчы Резидә Шәрәфиева: «Күз тиюдән куркам, бәхет тынычлыкны ярата»

Резедә Шәрәфиева белән хушлашу иртәгә, 20 июль, сәгать 10 да, «Чулпан» мәдәният үзәгендә булачак.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 20 июль 2025
    Луиза Гумерова
    БИК Акыллы тэртипле жырчы иде!Урыны ожмагта булсын инде!Кызына АЛЛАХ ярдэм итсен, туземлек бирсен!
  • 20 июль 2025
    Исемсез
    УРЫНЫ ОЖЬМЭХТЭ БУЛСЫН.........
  • 20 июль 2025
    Исемсез
    Зәвык, затлылык, зыялылык бөркелә иде Резедада. Бик кызганыч. Урыны җәннәттә булсын
  • 19 июль 2025
    Исемсез
    Урыны жаннят турлярендя жавап биргян жаннардан булсын амин амин амин. Бик ярата идем.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар