Җырчы Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар балаларын ял итәргә, дини белем тупларга мөселман лагерына җибәргән. Салават белән Әминә икесе дә мәдрәсәгә йөри, дин нигезләрен яхшы беләләр. Лагерьда алар Коръән, намаз уку буенча белемнәрен тагын да тирәнәйтәчәк.
«Безнең өчен бүген иң шатлыклы көн», – дигән Рамил, чын мөселманча киенгән сабыйларын ялга озатканда.
Әниләре Рамилә Хәйретдинова исә Салаватның ир балалар, ә Әминәнең кыз балалар өчен лагерьда ял итәчәгенә ачыклык керткән. «Без ел буе гаиләбез белән мәдрәсәгә йөрибез. Коръәнне икесе дә әйбәт укыйлар, шуңа күрә балаларга анда авыр булмас дип уйлыйм. Биш вакыт намаз укымасалар да, көнгә ике тапкыр булса да укырга тырышалар. Вакытларын бушка уздырмасыннар, белемнәрен тагын да ныгытып кайтсыннар. Без – бик бәхетле әти-әниләр инде, мең шөкер Раббыма. Балалар «Бисмилла» сүзен өйрәнү белән Аллаһы Тәгалә ата-ананың барлык гөнаһларын гафу кыла», – дип сөйләгән ул.
Кечкенә Салават белән Әминә Коръән сүрәләре укый: