news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рафис Кәлимуллинның кызы камыр ризыгы белән агулана язган

news_top
Җырчы Рафис Кәлимуллинның кызы камыр ризыгы белән агулана язган
Фото: Видеодан скриншот

Татар эстрадасы җырчысы Рафис Кәлимуллин язылучыларына киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Аның кызы аздан гына бозылган ризык ашап агуланмый калган.

Шундый бер хәл булды. Минем кызым йорт янындагы шаурма ясый торган урынга кереп, «камырга төрелгән сосиска» сатып алды. Аннары алар – хатын, апа һәм кызым ерак юлга чыкты. Юлда барганда, кызым ашарга җыенган, әмма камыр эчендәге сосиска төшеп киткән. Сосисканы кулына алса, ул - күгәргән. Минем кызым аздан гына агуланмаган дигән сүз.

Минем нык ачуым килә бу хәлгә. Киңәш бирегез әле, нишләргә? Каядыр мөрәҗәгать итеп, штраф салдырып йөрисем килми. Мин алай яратмыйм. Бу – этлек ясау. Әмма мондый хәлне игътибарсыз да калдырырга ярамый», – дип сөйли бала өчен борчылган ата кеше

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар