Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рәфис Кәлимуллинны, урлауда шикләнеп, сәүдә үзәгеннән чыгармаганнар

news_top_970_100
Җырчы Рәфис Кәлимуллинны, урлауда шикләнеп, сәүдә үзәгеннән чыгармаганнар
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Рәфис Кәлимуллин кичен Казанның сәүдә үзәкләренең берсенә килгән. Әмма тиз генә кайтып китә алмаган, чөнки аны урлауда шикләнеп, «Иминлек сагы» бүлмәсенә керүен сораганнар. Видеода күренгәнчә, хәтта бер хезмәткәр ишекне эчке яктан тотып тора.

«Без нәрсәдер урлаган, дип уйлыйлар. Продуктлар алдык, безгә шушы бүлмәгә керергә куштылар. Таба алмыйлар әле. Бүген уразага кердем. Шундый изге айда урлаудан башлау яхшы түгел инде», – дип сөйли җырчы уенын-чынын кушып.

«Син берәр нәрсә урламадыңмы?» – дип сорый ул, шаяртып, үзе белән булган ханымнан.

Аннары, кабат исәпләүләрдән соң, сәүдә үзәге хезмәткәрләре ялгышкан булып чыга. Җырчы аларга үпкәләмәгән, «була инде, техник төзексезлек» дип кенә әйтеп куя.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100