Татар эстрадасы җырчысы Рафис Кәлимуллинның шатлыгы бар. Ул «Россия волонтерына» медале белән бүләкләнгән.
«Бу – минем генә бүләк түгел, махсус операциядәге егетләребезгә ярдәм итүче барлык кешеләрнең дә хезмәтен бәяләү. Ышанычыгыз өчен рәхмәт!
«Барысы да җиңү өчен Нурлат» хәйрия фондына аерым рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге зур эшкә үз өлешемне кертә алуым белән горурланам», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җырчы хәрби операциягә һәрдаим ярдәм җибәреп тора. Егетләр янына үзенең дә барып кайтканы бар. Рафис Кәлимуллин, махсус операциядәге егетләргә багышлап, «Алга» дигән җыр да яздырган иде.