Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рафис Кәлимуллин Төмәндә төнлә урамда калса да, аны берәү дә кунакка чакырмаган

news_top_970_100
Җырчы Рафис Кәлимуллин Төмәндә төнлә урамда калса да, аны берәү дә кунакка чакырмаган

Җырчы Рафис Кәлимуллин Төмәндәге концерттан соң Казанга кайта алмыйча калган. Җырчыны, паспортын кунакханәдә онытып калдыру сәбәпле, поездга утыртмаганнар.

«Бик кызык хәлгә очрадым әле мин. Паспортымның юк икәнлеген белмәгән идем. Һәм мине поездга утыртмадылар. Бөтен артистлар кайтып киттеләр, ә мин Себердә, Төмәндә басып калдым», – дип хәбәргә чыкты Рәфис Кәлимуллин.

Кая барсын инде, иртәнгә сәгать 5кә башка поездга билет алып, артистка үзләре концерт куйган мәдәният йортына юл тотарга туры килгән. «Концерт та бетте, халык та бетте. Әйберләр белән утырып торам. Сәхнәдән, кемгә кунарга кайтыйм, дигән идем. Әле шалтыратучы булмады», – дип тә көлгән ул, кәефен төшермичә.

Комментарийларда Фирдүс Тямаев Рафискә: «Доллар төшерелгән күлмәгең өчен кертмәгәннәр сине», – дип язып калдырган. Сүз уңаеннан, Рафис үзе дә сторисларында бу футболкасы турында: «Бәхетсез кием булды бу. Кемгә кирәк, кайткач бүләк итәм», – дип сөйләде.

«Сиңа сабак булыр, Кәлимуллин. Икенче юлы документларыңны карап чыга торган булырсың. Хәсрәтләнмә»;

«Төмән ошады, дигән идең, гуляй рәхәтләнеп»;

«Хәзер Себердән эшчеләр ялга кайта башлый. Җырлыйм дисәң, теләсә кайсы алып кайтыр. Бушка! Борчылма», – дип шаяртучылар да булган.

Рәфис узган елның көзендә дә шундый бик авыр ситуациядә калган иде. Гөлназ Сәфәрова белән ул утырган самолет, начар һава торышы аркасында Казанга төшә алмыйча, Түбән Новгородка юл тотты.

Поездга кертмәүләре аркасында, Рафис коллегалары компаниясендә кайтудан да мәхрүм калган. Җырчыларның бергәләшеп аралашып, ашап-эчеп кайтып барган фотоларын Гөлназ Асаева күрсәтте. Күңеллегә охшаган бит?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100