Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рафис Кәлимуллин операциягә керде: «Алай-болай уянмасам...»

news_top_970_100
Җырчы Рафис Кәлимуллин операциягә керде: «Алай-болай уянмасам...»
Фото социаль челтәрдән

Шоу-бизнеста үз урынын булдырып килүче җырчы Рафис Кәлимуллин операциягә керде. Ул бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Видеода күренгәнчә, җырчы медицина халаты һәм шапкасы кигән. «Бүген авызымны аркылыдан буйга кисәләр. «Авызың бигрәк зур, әйдә, кечерәйтәбез», – диделәр. Хәерле, уңышлы үтсен инде. Алай-болай уянмасам, ни… Стоматологны күрсәм, мин шулай инде, йөрәгем кача башлый», – дип сөйли җырчы, ярымшаярып .

Операциягә кергәнче «Шәһри Чаллы» газетасы аның хәлен белешкән.

«Бик каты чирләдем, шуңа Балык Бистәсендәге концертны күчерергә туры килде. Дөресен әйткәндә, билетлар да авыррак сатылган иде. Язмаган, күрәсең. Хәзер операциягә керәм. Бокста 2 җирдән казналыгыма зыян килде. Бер борын тишегем бөтенләй суламый. Җырлаганда, әллә нинди тавышлар чыга (көлә). Шуңа кичектерми генә операциягә керәм, бүген беренче өлеше булачак» – дип сөйләгән җырчы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100