Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рафил Җәләлиев кызы турында сорагач елап җибәргән

news_top_970_100
Җырчы Рафил Җәләлиев кызы турында сорагач елап җибәргән
Фото: Эльмира Гыйльфанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Гаилә учагы» тапшыруы төркеме Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова гаиләсендә кунак булган. Иҗади гаилә алып баручы Фәридә Төхвәтуллинага кызлары Хәят турында сөйләде.

Әни роле нинди яңа төсмер өстәде?

– Әни ролен мин бик озак көттем. Мәҗлесләргә баргач, кешеләр «тизрәк өйдән чыгасың киләдер, концертларга барасың киләдер» ди. Хәзер беркая чыгасым килми. Өйдә генә утырып, аның үскәнен, яңа һөнәрләрен күреп, өйдә торасым килә. Хәяткә 9 ай булганчы мин өйдән чыга да алмадым, ул миңа шулкадәр бәйләнгән иде. Миңа шулкадәр рәхәт иде, озаграк булсын иде шушы хәл, дия идем.

Ишектән керүгә «әти!» генә дип тора кызың. Кызлы булу, аны көтү мизгелләре?

– Ул хисләрне аңлатып булмый. (Рафил күз яшьләрен тыя алмады).

– Нечкә күңелле әтине үз көенә биетәдер?

– Мин, әти кеше буларак, кырысрак, Эльмира, әни кеше бит инде, көйли. Замана балаларының чире – телефон, телевизор. Ул бит даулап сорый. Мин катырак әйтеп куям инде, Эльмира мине «каты әйтәсең» дип шелтәли. Әмма шунсыз да булмый. Безнең әни катырак иде. Эльмира да урыны-урыны белән каты була. Мин Хәятне куркып торсын димим. Әмма «әти кайта», «бу – әтинеке» дигәнне белеп торсын, «әти сүзе»нең нәрсә икәнен аңласын дип, үземчә тырышам.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 апрель 2024
    Исемсез
    "Шәп! " дип язган булсам, фикере чыккан булыр иде
  • 1 апрель 2024
    Исемсез
    Бер дә фермага яки заводка барып, гаилә династияләре белән сөйләшмиләр, ризыклы табын янында гына бара аралашу. Икенчедән, әле дәүләткә нинди зур файда китерде икән бу гаилә?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100