Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рада Әхмәтгаязова: «Интрига ясый торган кеше булсам, танылганрак та булыр идем»

«Кем инде шәһәрне авылга алмаштыра, булмас хәл!» – дип әйтер идегез... Себердә туып үсеп, Салават кафедрасында белем алып, җырчы карьерасын башлаган кыз авыл егетенә кияүгә чыга. Ире – фермер, ә үзе – вокал укытучысы, җырчы. Тамырларында татар, рус, чегән каны ага! «Интертат» Рада Әхмәтгаязова белән әңгәмә тәкъдим итә.

news_top_970_100
Җырчы Рада Әхмәтгаязова: «Интрига ясый торган кеше булсам, танылганрак та булыр идем»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Укучыларым, яратып, татар халык җырларын өйрәнә»

– Һәр районның үз җырчысы була. Алар Казанга килеп чыгыш ясап йөрмиләр, ә нәкъ менә үз районнарында танылалар. Сезне исә Теләчедә туып үскән үзебезнең район кызы дип кабул итәбез. Баксаң, Сез бөтенләй Татарстан кызы түгел икәнсез. Ә ничек саф, матур татар телендә сөйләшәсез!

– Мин ерак Себердән – Төмән өлкәсе Шыкча авылы кызы. Себер татары мин. Татарстанга 2007 елда укырга килдем. Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә татар халык җырлары бүлегенә укырга кердем. Безне опера җырларын җырларга өйрәттеләр. Көллиятне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. Салават Фәтхетдиновның эстрада бүлегендә җыр һөнәрен үзләштердек: җырладык, биедек, сөйләдек.

Фото: Рада Әхмәтгаязованың шәхси архивыннан

Мин башта Себер татарлары диалектында: «Йыр йырлайбыз, мунцата цабынабыз», – дип сөйләшә идем. Диктор, мөгаллимебез Эльмира Хамматова сәхнә теле дәресен укытты, татар әдәби телендә сөйләшергә өйрәндем. Беренче мәлдә авыр булды. Әле дә хәтерлим – «ш» хәрефен әйтергә озак күнектем. Себер татарлары диалектында «щ» дип әйтәләр. Мәсәлән, «шикәр» сүзен «щикәр» диләр.

Хәзер инде саф әдәби татар телендә сөйләшәм. Моның өчен төрле күнегүләр ясадым. Сәхнә теле дәресендә укучыларыма шул күнегүләрне өйрәтәм. Балада ишетү сәләте булса, аны җырларга өйрәтеп була. Җырны ишетә, ләкин тавышы юк икән, төрле техникалар кулланып, тавышны чыгарып була. Иң мөһиме – ишетү сәләте булу. Шулай ук, тавыш тембры һәм тавыш мөмкинлекләренә туры китереп, репертуар сайлый белергә кирәк. Кайчак, Әлфия Авзалова, Салават Фәтхетдиновның бормалы җырларын җырлыйк әле, ди укучыларым. Балалар белән җиңелрәк, җайлырак җырлар сайлыйбыз, чөнки туры килә торган репертуар сайлау мөһим.

Фото: Рада Әхмәтгаязованың шәхси архивыннан

Аспирантураны тәмамлагач, Теләче егетенә кияүгә чыктым. Ирем Фаиз белән Теләчедә төпләнеп калдык. Бүгенге көндә район мәдәният йортында режиссер булып эшлим, балаларны җырларга өйрәтәм, сценкалар төзибез, чараларга сценарийлар язам. Театр, җыр буенча берничә түгәрәк алып барам, кызларга ретро-җырлар, халык җырларын өйрәтәм. Халык җырларын өйрәнәләр, кызыксыналар. Өйдә, бәлки, эстрада тыңлап йөриләрдер. Бер укучым корея эстрадасын тыңлап йөри, дәрескә килгәч, яратып, татар халык җырларын өйрәнә, җырлый.

«Продюсерларым юк, үземне үзем күтәрәм»

– Укып бетергәч, кире туган якларына кайтып китүчеләр дә юк түгел. Казанда калып, «йолдыз» булып танылу турында да хыяллангансыздыр...

– Укытучым Гаяз Габдуллин вокал дәресләрен укытты, кечкенәдә үк татар халык җырларын җырларга өйрәтте. «Казанга барып кара әле. Татар җырчылары – шунда», – дип тәкъдим итте. Тәвәккәлләргә булдым.

Музыка көллиятендә укытучым Эльвира Хәбибуллина консерваториягә укырга керергә чакырды. Мин эстрада юлын сайладым. Әллә Салават Фәтхетдинов исеме үзенә тартты микән... Ул вакытта без аны телевизордан гына карыйбыз, кумир бит! Аның белән танышасы килгәндер. Шуңа күрә эстрада юлын сайладым.

Уку еллары бик күңелле инде! Имтиханнарга әзерләнеп, мәш килеп концерт куеп йөргән чаклар һич истән чыкмас. Вокал дәресләрен Римма Ибраһимова укытты. Ул җырлау манерасын үзгәртте: музыка көллиятендә классик репертуар башкарабыз, авызны зур ачып җырлыбыз бит, ә институтта мин эстрада манерасында җырлый башладым.

Салават Зәкиевич имтиханнарга килеп, үзенең киңәшләрен әйтеп китә иде. Миңа бик каты бәрелмәде Салават абый. Без аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә идек. Дөрестән тә, туры сүзле: нәрсә уйлый – шуны әйтә. Җырчы итеп күрми икән: «Балам, икенче җиргә укырга кер», – дип әйтергә мөмкин. 27нче сезонындагы концертында чыгыш ясарга чакырган иде. Камал театрында аның концертында катнашып, тәҗрибә тупладым. Шәкертләренә юл куя ул. Группадашым Рәзил Исмәгыйлев һаман Салават театрында эшләп йөри.

Укуны тәмамлагач та, «солянка» концертларында чыгыш ясадым. Бер ел «Барс медиа»да эшләдем. Декрет ялыннан килгәч, хәзер яңа гына җиң сызганып эшли башладым. Күптән түгел Санкт-Петербургка барып, чыгыш ясап кайттык. Чакырган җиргә барабыз, тик тормыйбыз.

– Уку йортын тәмамлагач та, бөтен кеше җырчы булып китми, үз юлын таба алмыйча, башка өлкәгә китүчеләр бихисап...

– Кечкенә вакытта ук үз-үземә максат куйдым: йә җырчы булам, җырчы булмасам, җыр укытучысы булам, дидем. Юраган юш килде: җырлап та йөрим, балаларга вокал дәресләре укытам. Хыялларым тормышка ашты. Хыяллана белергә кирәк икән ул!

Тик ятмыйм: бәйгеләрдә катнашам, балаларны да катнаштырам. Гыйнварда Менделеевск шәһәрендә «Җыр-моңнар» бәйгесендә Гран-при яулап кайттык, Әлфия Авзалова исемендәге III халыкара бәйгедә катнашып, II урын алдым. Күптән түгел республикакүләм «Безнең заман» бәйгесендә II урын алдым. Әкренләп үземне камилләштерәм, бәйгеләрдә катнашырга тырышам.

– Талантың булса да, җырчы буласым килә, дип кенә булмый: җырларны яздырыр һәм яңгыратыр өчен акча кирәк, ә инде тегендә-монда чыгыш ясап йөрисең килсә, продюсер яллыйсың. Сезнең шундый кешегез бармы?

– Килешәм, ротациягә бик күп акчалар кирәк. Тырышканча, булдыра алганча җырлар яздырам, ротациягә дә биргәлим. Елына 2-3 тапкыр бирсәм, шул җиткән, дим. Соңгы арада райондашыбыз Газинур Әхмәтҗанов белән хезмәттәшлек итәм, ул миңа даими җырлар язып тора: җырның сүзләрен дә, көен дә үзе яза. Ул мине үзе эзләп тапты, җырларын тыңлаттырып карады. Үзешчән талантлы шәхес булып чыкты ул. Ярты ел эчендә 6 җыр иҗат иттек, шуларны халыкка танытырга исәп бар.

Сүз дә юк, эстрадада үзеңә генә юл ярып бару бик кыен. Теләчедә яшәгәч, шул якларда чыгыш ясыйм. Продюсерларым юк, бөтен чараларда катнашырга тырышам. Үземне үзем күтәрәм. Республикада гына да төрле чаралар, бәйгеләр булып тора – үзебезне күрсәтергә менә дигән мөмкинлек!

Фото: Рада Әхмәтгаязованың шәхси архивы

«Чегән әбием, рус әтием, татар әнием – барысы да җырлый»

– Рада, Сезнең табигатьтән бирелгән үзенчәлекле тавыш тембрыгыз бар. Декрет ялында булганда җырламыйча торгансыздыр. Алай да, тавышыгызны формада тоттыгызмы?

– Рәхмәт яусын, Теләче мәдәният йорты хезмәткәрләре мине бер дә эшсез тотмады. Хәтта декрет ялында булганда да мине чараларга чакырып тордылар, мәдәният йортында яшәдем, дип әйтсәң дә була. Ай саен яңа чаралар булып торды, кабатлыйсың, өйрәнәсең... Тик тормагач, тавышым ял итте, дип әйтә алмыйм, һәрчак тонуста тоттым, гел җырлап тордым.

Гаиләмдә барысы да җырлый: татар әнием дә, рус әтием дә... Рус әтиемнең рус әнисе дә җырлый. Рус әнисенең чегән анасы да җырлый иде. Рус әтиемнең әбисе чегән иде. Чегән, рус, татар туганнарым да – барысы да җырлый.

– Күпмилләтле гаиләдә үскәнсез, сөбханаллаһ!

– Чегән әбием рус кешесенә гашыйк булган, туганнарын ташлап, кияүгә чыккан. Туганнары рус кияүне кабул итә алмаган. Шуннан соң минем рус әбием туган. Чегән туганнар булганга күрә, миңа Рада дигән исем кушканнар. Туганнарым белән һәрчак аралашып торам, чегән туганнарым белән бер тапкыр язышкан булды, әлегә күрешә алмадык. Туганнарыбыз Төмәндә яши. Иң мөһиме – элемтәләрне өзмибез.

Гаиләдә мин берүзем, әниләрем Төмәндә тора.

Фото: Рада Әхмәтгаязованың шәхси архивы

– Ирегез белән ничек таныштыгыз?

– Булачак ирем Фаиз белән музыка көллиятендә укыганда таныштым. Группадаш кызым Саба районы Мамалай авылына кайтып йөри иде. Кунакка кайткач, кич утырасың бит инде, шунда дискотекада ирем белән таныштык, һәм мине алып та калдылар. Алып калмасалар... 10 ел Казанда укып, туган ягым Төмәнгә кайтып китсәм, бер кеше дә миңа карамаган икән дип, күңелем төшәр иде. Кем белә, Төмәнгә кайтып китсәм, бөтенләй башкача булыр иде.

Мин үземне гаилә кешесе дип саныйм. Тормыш иптәшем – авыл кешесе, фермер. Авылны ташлап китә алмый. Үз хуҗалыгыбыз бар, үгезләр дә, сарыклар да... Нәрсә генә тотмыйбыз. Шулай да, чакырган җиргә барып, чыгыш ясап кайтам. Бу яктан мин бик бәхетле, ул мине аңлый. Рәхмәт аңа.

– Фермерлык эшен алып барырга да кирәк бит. Җиңел түгелдер. Дәүләттән ярдәм бармы?

– Хәзер дәүләтнең программалары бик күп. Аллаһка шөкер, тормыш иптәшем бөтенесен үзе алып бара. Ит сатабыз, басуларда бөртекле культуралар чәчәбез, умарталар тотабыз.

Фото: Рада Әхмәтгаязованың шәхси архивы

«Теләктәшлек белдергән җитәкчеләр булганда эшлисе килеп тора»

– Шоу-бизнеста шәхси тормышны яктырту, гауга, төрттерү кебек төрле хәлләр булып тора. «Пиар» дибез инде. Бу тенденция татар эстрадасында да күзәтелә. Популяр булып китсәгез, аудиторияне тотып торыр өчен, пиар алымнар кулланыр идегезме?

– Белмим (елмая). Популяр булгач кына төгәл җавап бирә алыр идем бу сорауга. Артист турында сөйләсеннәр өчен, аның тормышында ниндидер вакыйгалар булып торырга тиеш, интригалар кирәк... Белмим инде, интригалар чыгара алырмын микән? Әйтә алмыйм. Интрига ясый торган кеше булсам, танылганрак та булыр идем. Ә әлегә мин районыбызда матур гына җырлап йөрим. Кем кайсы юлны сайлый инде…

– Районда яшәп, җырлап йөреп, мәдәният йортында эшләп, тормыш алып барырга акча җитәме?

– Район җитәкчеләребезгә рәхмәт, хезмәт хакы бик әйбәт. Җырчы буларак, Теләче район мәдәният йортында эшләве бик ошый. Җитәкчебез Даут Солтанович төрле мөмкинлекләр табып тора. Төрле тапшыруларда райондашларыбыз чыгыш ясый. Төрле фестиваль-бәйгеләрдә катнашырга өнди ул. Юл чыгымын да каплыйлар, «катнашыгыз» дип кенә торалар. Шуңа күрә миңа эшләве бик рәхәт. Шундый җитәкчеләр булганда эшлисе килеп тора.

– Иҗатка килгәндә, ниятләрегез нинди? Эстрада йолдызлары кайнаган Казанда «сольный» концерт кую хыялы бармы?

– Райондаш композитор, шагыйрьләр белән эшлибез. Алар бик тә талантлы! Репертуарымда Фирзәр Мортазин, Альфред Якшимбетовның җырлары да бар. Җырларны ротациягә бирергә исәплим.

«Сольный» концерт куясым килә, ләкин аны әзерлексез оештырып булмый. Аны яхшы режиссер куярга тиеш. Хәзер инде шоу ясыйлар, халыкка шоу кирәк. Алай дисәң, Вадим Захаровның концертын бик ошаттым. Үзе дә «шоу түгел» дип әйтте. Менә шундый форматта концерт эшләргә була. Әмма әле эшлисе дә эшлисе.

– Рада, Сезгә «Россия» каналындагы Андрей Малахов алып барган тапшыруларда катнашырга кирәк. Шундый талантлы кешеләр бар анда! Сез генә җитмисез. Тапшыруда катнашуыгызны көтеп калам, ярыймы.

– Сез миңа бик яхшы идея бирдегез! Барырга кирәктер, әйе. Күңел дәфтәремә бу тәкъдимне язып куям.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100