news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Пьер Нарцисс вафат булган

news_top
Җырчы Пьер Нарцисс вафат булган
"Татар-информ" архивы

Россия җырчысы Пьер Нарцисс 45 яшендә вафат булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Камерунда туган җырчы Пьер Нарцисс үлеме турында хатыны Валерия Калачева социаль челтәрләрдә язган.

«Бу Җирдә синең белән бергә уздырган вакытым өчен рәхмәт. Пьер, Нарцисс, Лоренцо, Па… Син һәрчак безнең йөрәктә, догада булырсың. Кызыбыз өчен рәхмәт», – ди ул.

Үлем сәбәбе әйтелмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар