news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Нурзадә: «Миндә гасыр яңалыгы. Хәерлегә булсын!»

news_top
Җырчы Нурзадә: «Миндә гасыр яңалыгы. Хәерлегә булсын!»
Владимир Васильев

Җырчы сөенече белән уртаклашкан. Дистә елдан артык бөреләнми утырган бер гөле быел чәчәк атып куандырган.

«Миндә гасыр яңалыгы, – дип көлгән ул. – Ун-унике еллап утырган гөлем чәчәк атты. Чыгарып ташларга кызгандым шунда һәм менә көтмәгәндә-уйламаганда... Хәерлегә булсын!

Исемен дә белмим әле мин аның. Белсәгез, языгыз әле, яме», – дигән Нурзадә социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Теге көттереп кенә чәчәк аткан гөленең сурәтен дә куйган.

«Гиппеаструм ул гөлнең исеме, минем ак чәчәк булып атты, бик матур», «Амариллис яки гиппеаструм, алар икесе дә бер токымнан», «Амариллиска охшаган, суганнан үсә. Бездә дә утырткан елны чәчәк атты да, хәзер нишләптер атмый», – дип язганнар җырчыга чәчәк-гөлләргә мөккибән китүчеләр.

Фото Нурзадәнең шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар