Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Нурзадә медаль белән бүләкләнгән

news_top_970_100
Җырчы Нурзадә медаль белән бүләкләнгән
Рамил Гали

Җырчы Нурзадә социаль челтәрләрдә куанычы белән уртаклаша. Җырчы «Татарстанның атказанган артисты» медале белән бүләкләнгән. Бу мактаулы исемгә ул 2019 елда лаек булган, хәзер шуның бүләкләү тантанасы булган.

«Ниһаять! Бүгенге көн иң шатлыклы һәм иң бәхетле көннәремнең берсе булып истә калыр. Мин күптән көткән бүләкләү булды. Мин бүген шушы медальне кулыма алдым. 20 елдан артык булган хезмәтемне югары бәяләгәне өчен, республикабыз җитәкчесе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка рәхмәт.

Шушы бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, хөрмәтле Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин кулыннан алу минем өчен чиксез бәхет.

Рәхмәт минем белән булган иҗатташ дусларыма, тугры тамашачыма, әти-әниемә, туганнарыма. Ә шулай да рәхмәтемнең иң зурысы – бу дәрәҗәле бүләкне миннән дә ныграк көткән, 40 ел гомерен сәнгатькә багышлаган, миндә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән, тик кызганыч, бүгенге көнне күрә алмаган әниемә. Бу бүләктә аның да өлеше бик зур.

Бу бүләк тагын да зуррак уңышларга этәрә, җаваплылык хисе өсти», – дип язган ул.

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100