Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Нурзадә нәрсә эшләүне булдыра алмаячак?

news_top_970_100
Җырчы Нурзадә нәрсә эшләүне булдыра алмаячак?
Владимир Васильев

Җырчы Нурзадә социаль челтәрдәге битендә Төркиядән ялдан кайтуы турында хәбәр иткән..

«Ял иттем, су коендым (йөзмәдем, чөнки йөзә белмим). Мин өйрәнә алмый торган шөгыль бу. Булмый инде булмагач. Өйрәнеп карадым, карамадым түгел. Күзлек, купальник алып, махсус тренер яллап, бассейнга бардым. Әмма тренерны батыра язгач аңладым – очарга туган кеше йөзә белми икән. Шундый очып йөри торган кеше бит инде мин. Йөзә белмәсәм дә, диңгездән чыкмадым да, аквааэробика белән шөгыльләндем», – дип язган җырчы.

Җырчыны социаль челтәрдә күзәтүчеләр «ял килешкән» дип бәяләгән яңа фотоны.

«Мин дә бар әле йөзә белмәүче» дип язучыга «үзем генә түгел икән алайса» дип җавап язган Нурзадә.

«Ә мин велосипедта йөри белмим, өйрәнә дә алмыйм», – дип күңелен бушаткан берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100