Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Наташа Королева чит илдә билгесез авыру йоктырган

news_top_970_100
Җырчы Наташа Королева чит илдә билгесез авыру йоктырган

НТВ телеканалындагы «Суперстар!» тапшыруындагы жюрилар бәхетсезлеккә дучар булган. Америкага туганнары янына киткән җырчы Наташа Королева серле авыру эләктергән. Бу хакта алып баручы Вадим Такменёвка сылтама белән LIFE сайты яза.

«Жюрига ниндидер каргыш төшкән кебек, чөнки чит илгә киткән Наташа Королева ниндидер серле чир йоктырган һәм аны җиңәргә тырыша, ә Лера Кудрявцева шушы көннәрдә аягын сындырды», – дип сөйләгән Такменёв.

Наташа Королеваның Россиядә чыгышлары планлаштырылган, әмма җырчының авыруы аркасында алар узмаска һәм соңгарак күчерелергә мөмкин. Әмма Королева үзенең сәламәтлеге турында аңлатма бирми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100