Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Миләүшә Сафинаның йорты янындагы яңа машинасын бәрдереп киткәннәр

news_top_970_100
Җырчы Миләүшә Сафинаның йорты янындагы яңа машинасын бәрдереп киткәннәр
Фото социаль челтәрдән

Җырчы Миләүшә Сафина өчен язның беренче көне күңелсез хәлдән башланган. Төнлә машинада күңел ачып йөргән яшьләр аның йорты янында торган машинасын бәрдереп киткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Ул яңа кыйммәтле иномаркасын әле июль азагында гына сатып алган иде. «Минем шәп, матур кроссоверым. Салоннан гына, өр-яңа. Бу – яңа этапка күчү кебек. Минем, туктамыйча, үземнең хыялларыма һәм максатларыма таба барганым өчен бүләк. Бу машина мине тагын да югарырак үрләр яуларга рухландырсын иде», – дип язган иде җырчы.

Җырчы сөйләвенчә, яшьләр күршенең машинасын да бәрдергән, әмма җырчыныкына зуррак зыян килгән. Гаеплеләр хәтта гафу да үтенмәгән. Җырчы юрист яллаган. Гаепне машинада булган ятим егет үз өстенә алырга теләгән, әмма алар күршеләрнең камерасына эләккәннәр, һәм анда руль артында кем булуы аермачык күренгән. Руль артында 18 яшьлек кыз булган.

Миләүшә яңа машинасы бик кадерле булуы, аны саклап йөрүе, үзенә тырышып эшләгәне өчен бүләк итеп сатып алуын билгеләп үтә, «әле ярты ел да йөрмәдем бит» дип, күңеле әрни аның.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 март 2025
    Исемсез
    Шырдый-бырдый жырчылар җияу йорсеннәр, эте дә, бете дә автомобильдә йорергә тиеш тегел.
  • 2 март 2025
    Исемсез
    Бәлки ул егет кыз балага теләктәшлек йөзеннән гаепне үз өстенә алмакчы булгпндыр. Ятим булгач берни алмаслар, дигән уй белән түгел. Яшьләрне акламыйм, кичләрен күзләрен тондырып чабучыларны аклап булмый
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100