Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Миләүшә Сафинага кафеда: «Сездән калганны ашап бетерергә ярыймы?»

news_top_970_100
Җырчы Миләүшә Сафинага кафеда: «Сездән калганны ашап бетерергә ярыймы?»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Миләүшә Сафина сәүдә үзәгендәге кафеда тамак ялгап алырга булган. Ул паста, пицца, колага заказ биргән. Шулай ашап утырганда, яшь парга күзе төшкән. Алар өстәл артында ачуланышып та алган, үзләрен сәер дә тоткан, яшь кыз көмәнлегә охшаган була. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде.

«Өстәл артыннан торып китеп барам. «Сез ашап бетермисезме? Мин сезнең арттан ашыйм әле. Бик ашыйсы килә, акчабыз юк», – диде бу яшь кыз, яныма килеп. Мин аптырап калдым, ни әйтергә белмим. Мин пиццаны ашап бетердем, пастаның яртысы калган иде. Кызгандым. Сумкамда 500 сум гына бар иде, шуны бирдем. Ул кыз елар хәлгә җитте. Мескенкәй сөенде инде. Ашарга алырга барып басты. Аның янында ир-аты да бар бит әле», – дип аптырап сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100