Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Миләүшә Сафина халыкны «китәм» дип аптырашта калдырган

news_top_970_100
Җырчы Миләүшә Сафина халыкны «китәм» дип аптырашта калдырган

Җырчы Миләүшә Сафина социаль челтәрдәге сәхифәсендә гаиләләре белән күченеп китәргә җыенулары турында язып, халыкны аптырашта калдырган.

«Дуслар, Казан, хуш!

Привет, Австрия! Ниһаять, барлык кәгазьләр әзер! Каршылыклар булмасын өчен, барысы да сер итеп эшләнде. Инсбрук, без очабыз. Хәзер йортны һәм илне калдырырга туры киләчәк. Яңа планнар һәм офыклар вакыты. Дуслар, безнең күрешергә, туганнарны һәм якыннарны кочакларга, «киләсе очрашуларга кадәр» дияргә нәкъ 1 атнабыз калды.

Сез мәңгегә йөрәгемдә булырсыз һәм сезне елмаеп искә алырмын. Хәзер мин яңа үрләр яулаячакмын. Кайчан кайтачагыбызны белмим, әмма кунакка кайтабыз.

Бу хәбәрне ниндидер Вася язган. Мин аны белмим, әмма миңа шундый ошады һәм сезнең белән уртаклашырга булдым. Василий, уңышлар сиңа», – дип язган җырчы.

Җырчының дуслары, танышлары, якыннары аптырашта калган, ә ахырына кадәр укучылар рәхәтләнеп көлгән.

«Һәр җөмләсен укыган саен, «вәт юләр, вәт юләр» дип әйттем. Ярый дөрес түгел әле», «Куркып киттем», «И Аллам, китәсез дип торам», «Шул тамаша куркытмыйлар инде», – дип язганнар.

«Кая китсен инде мишәр өчпочмаклардан башка» дип ире турында язучыга «мишәр беркайда да югалмый» дип җавап биргән җырчы. Комментарий язучы килешмичә булдыра алмаган.

Чын дөресе шул - җырчы ире һәм 3 баласы белән яши торган Көек бистәсеннән беркая да китәргә җыенмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100