Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Мәликә эстрадага кире кайтмакчы?

news_top_970_100
Җырчы Мәликә эстрадага кире кайтмакчы?
социаль челтәрләр

2000 еллар башында Татарстанда бик популяр булган җырчы Мәликә алга таба иҗат белән ныграк шөгыльләнәчәге, яңа җырлар яздырачагы турында әйтте. Бу хакта ул үзенең туган көнендә cоциаль челтәрләргә куйган постында сөйләгән.

«Туган көн – шатлану өчен зур сәбәп. Чөнки мин яшим, елмаям, елыйм, борчылам – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән юлымны үтәм. Үз үземә тормыштагы һәр мизгелнең кадерен белеп яшәвем һәм бернәрсә өчен дә үкенмәвемне телим. Үземнең кадеремне белергә! Шулай ук һәр җырым, чыгышым, мин бүгенге Мәликә булуга йогынты ясаган барлык кешеләрнең. Һәм бу эгоистлык түгел – үзең турында кайгырту башкалар, мәсәлән, синең якыннарың өчен дә файдалы.

Хәзер минем яңа җырлар яздырасым, ә элеккеләрен саклыйсым килә. Моны зур мәхәббәт белән башкарырга, бик күп кызыклы әйберләр чыгарырга сүз бирәм.

Миңа ышанган, авыр вакытларымда терәк булган, шатлыкларым өчен сөенгән кешеләргә рәхмәт.

Минем җырларымны яратып, яттан белүче тамашачыларыма рәхмәт. Алар әле дә хәтерли. Сез минем өчен – илһам чыганагы.

Шулай ук дусларыма, ярдәмчеләремә, кадерле әти-әниемә рәхмәт. Мин сезне яратам һәм сезнең белән горурланам. Сезнең Мәликә, Мәликуша, Мали», – дип язып калдырган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100