Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы МакSим янә чирләп, концертларын кичектергән?

news_top_970_100
Җырчы МакSим янә чирләп, концертларын кичектергән?
https://tatmsk.tatarstan.ru

Татарстанның атказанган артисты, танылган җырчы Марина Максимова, ягъни без белгән МакSим янә чирләп, концертын кичектергән.

Бик күп җырлар авторы, якташыбыз МакSим, хәтерләсәгез, коронавирус чире чәчәк аткан мәлдә, каты чирләп киткән иде. Ул вакытта җырчы, үпкәләре ялкынсынып, бик авыр хәлдә ятты. Иҗаты да озак вакытка пауза алган иде. Ләкин МакSим, авырлыкларны җиңеп, янәдән җырлый, концертлар куя башлады.

Шушы көннәрдә исә җырчының социаль челтәрдәге аккаунтында аның менеджменты тарафыннан кабат күңелсез хәбәр таралды: «Кызганыч, артистыбызның сәламәтлеге какшау һәм табиблар киңәш итү сәбәпле, без Вологда шәһәрендәге концертыбызны өзәргә мәҗбүрбез. Китереп чыгарган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. Билетларны алган җирдә кире кайтарырга мөмкин», – диелгән ул хәбәрдә.

Якташыбызга нык сәламәтлек телибез. 

Фото: МакSимның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100