Лия Шәмсина күпмедер вакыт социаль челтәрләрдән юкка чыгып торган иде. Җырчы коронавирус белән авырып, хастаханәдә яткан икән.
«Барыгызга да сәлам! Мин тагын чирләдем. Әкрен генә рәткә кереп киләм. Үземнең кием бренды презентациясе алдыннан гына авырып киттем… Нәрсә йоктыруыма ышанмассыз, бу – корона.
Димәк, шулай тиеш булган. 1 атна хастаханәдә яттым, бу хакта сөйләргә генә теләмәдем», – дип язган һәм үзенең инде аякка басуын, планлаштырган эшләрен башкарырга керешүе турында әйткән Лия.