news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Хәйруллина: «Стресслы көннәрем... Әни булу җиңел түгел»

news_top
Җырчы Лилия Хәйруллина: «Стресслы көннәрем... Әни булу җиңел түгел»
социаль челтәрләр

3 бала әнисе Лилия Хәйруллинаның бу арада борчулы көннәре икән. Җырчының төпчек улы Ратмир балалар бакчасына киткән.

«Стресслы көннәрем. Рати бакчага китте. Беренче тапкыр калулар, баланың күз яшьләре, минем кайгыруларым… Бу юл аша инде ничә тапкыр үтсәм дә, моңа ияләшүе мөмкин түгел. Алайса: «Ярар, бакчага беренче балаң китми бит», – дип әйтүчеләр бар. Гомумән алганда, һава торышы алмашыну, иртә торулар һәм тормышымдагы башка үзгәрешләргә әзерләнергә тырышам.

Безгә 2 яшь тә 2 ай. Кемдер баланы бакчага иртәрәк тә бирә. Мин үзем балалар бакчасына бөтенләй йөрмәгәнмен. Сарман районында әби белән бабайда яшәдем. Шуңа да 1нче сыйныфка кадәр русча сөйләшә белми идем диярлек.

Әни булу җиңел түгел», – дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар