Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Хәйруллина 4 бала белән ничек өлгерүе турында сөйләгән

news_top_970_100
Җырчы Лилия Хәйруллина 4 бала белән ничек өлгерүе турында сөйләгән
Фото: Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Социаль челтәрләрдә журналист Венера Аитованың җырчы Лилия Хәйруллина белән кыска әңгәмәсе таралды.

Лилия, 4 бала белән ничек өлгерәсең син?

– Хәзер мине сәхнәгә дә Татарстанның атказанган җырчысы дип игълан иткән кебек, 4 бала әнисе дип чакыралар инде. Әниләремә зур рәхмәт белдерәсем килә. Алар булмаса, мин өлгерә дә алмас идем, иҗат белән шөгыльләнә һәм бу студиядә була алмас идем. Калганын үзем эшлим. Мин!

Ә менә ничек шулай һәрвакыт матур булып калырга? Синең күзләрең дә кызыл түгел, төне буе ял итеп, туйганчы йоклап килгән кеше кебек...

– Бик зур рәхмәт! Төнгә берничә тапкыр бала ашатырга торырга туры килә. Минем дә, әниләрнеке кебек, шундый гади тормыш. Социаль челтәрдән караганда барысы да әзер кебек, эшләп бирәләр кебек тоела. Мин үземнең авырлыкларны социаль челтәрләргә чыгарырга яратмыйм. Шуңа барысы да яхшы кебек тоела. Мин дә шундый ук әни, күзләрем дә кызыл була, арыйм да.

Син искиткеч, менә барыбызга да Лилиядән үрнәк алырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100