Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Биктимерова иреннән зарлана

news_top_970_100
Җырчы Лилия Биктимерова иреннән зарлана
Фото: © «Татар-информ»

Җырчы Лилия Биктимерова сторисларында тормыш иптәше Фәдис Ганиевтан зарланган. Алар арасында ябыштырылган чәчләргә кагылышлы аңлашылмаучанлык килеп чыккан.

«Чәчемне буятып, яңадан үстерергә барырмын, дигән идем. Менә бу ир үстерергә («чәч бөртекләре ябыштырып, озынайтырга» мәгънәсендә – ред.) рөхсәт итми миңа. «Нәрсәгә кирәк ул сиңа? Нинди чәч икәнен каян беләсең син аның?» – ди.

«Себерке ул», – дип сүзгә кушыла янәшәсендәге ире. «Әллә каян алып ябыштырган, җит җисем себерке була. Әллә берәр мәетнеке ул? Кемнекедер дип уйлыйсың син ул чәчләрне? Чәче әрәм булмасын дип, мәетләрдән алып саталар», – дип куркыта хатынын Фәдис Ганиев.

«Тәүбә диген! Гомер бернинди чәч үстермәслек итә шушы. Коточкыч!» – дип көлә аннан Лилия Биктимерова.

«Ирегезгә каршы килмәгез, Лилия, аңы тыңлагыз», «Фәдис дөрес әйтә, хәзерге прическагыз үзегезгә бик килешеп тора», «Чыннан да кирәкмәс. Үз чәчегез үскәнне көтәргә була бит», «Чәч – энергетиканы саклый торган нәрсә. Үзегезнекен озын итеп үстерегез», – дип киңәш иткәннәр аңа язылучылары да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100