news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лэйнага тәкъдим ясаганнар

news_top
Җырчы Лэйнага тәкъдим ясаганнар
Видеодан скриншот

Яшь җырчы Лэйнага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Романтик вакыйга Башкортстанның Бишбүләк районындагы бер туйда була. Лэйна анда яшьләргә җыр бүләк итү өчен килгән. Иң кызыгы – ул «кияү егете»н үз гомерендә беренче тапкыр күрә.

«Мин «Малай на белом Барсе» түгел түгелен, кара «Камри»да йөрим. Шулай ук без – төрле командалар: син – «Ак Барс», ә мин «Салават Юлаев» өчен җанатам.

Сине тасвирларлык сүзләр юк, бары тик тәкъдимем генә бар. «Чык миңа кияүгә», – ди егет һәм Лэйнага йөзек урынына киндер-сюрприз суза.

Гаҗәпләнүдән башта сүзсез калган Лэйнаның җавабы уңай була.

«Мин сюрпризлар яратам, шуңа «әйе», – ди ул

«Бишбүләкне мин инде беркайчан да онытмам. Туйга килеп, тиздән үземнең дә туемны бәйрәм итәргә туры килер, дип уйламаган идем, өстәвенә, бөтенләй таныш түгел кеше белән», – дигән ул.

Лэйнаны котлыйбыз! Ә инде моның уенмы, чынмы икәнлеген вакыт күрсәтер.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 июль 2023
    Исемсез
    Киеме котсыз
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар