Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лэйна һәм аның дус кызына сәүдә үзәгендә һөҗүм иткәннәр

news_top_970_100
Җырчы Лэйна һәм аның дус кызына сәүдә үзәгендә һөҗүм иткәннәр
социаль челтәрләр

Җырчы Лэйна һәм аның иптәш кызына Казанның бер сәүдә үзәгендә билгесез ир-атлар һөҗүм иткән. Бу хакта «Татарстан News» телеграм-каналы хәбәр итә.

Дус кызы Алсинә белән сәүдә үзәге буйлап барганда, Лэйнага берничә егет бәйләнергә тотынган. Алсинә Лэйнаны якламакчы булгач, егетләр тагын да ныграк кызып китеп, Алсинәнең башына кулларындагы «энергетикны» сипмәкче булганнар. Аларны Лэйнаның бөтен сәүдә үзәген яңгыратып кычкыра башлавы һәм бу хәлләрне видеога төшереп баруы гына туктатып калган. Лэйна да, Алсинә дә зыян күрмәгән.

Иң күңелсезе – сәүдә үзәге тулы ир-атлар булса да, аларның берсе дә яклаучысыз кызларга ярдәмгә ашыкмаган. Кызлар фикеренчә, мондый «ир-атлар» арасында яшәгәндә, үзең дә теләмәстән, көчле булырга туры килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100