Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лэйна: «Туалет кәгазе сатып алырга да акчам юк...»

news_top_970_100
Җырчы Лэйна: «Туалет кәгазе сатып алырга да акчам юк...»
"Татар-информ" архивы

Яшь җырчы Лэйна социаль челтәрдәге сәхифәсендә еш кына төрле темаларга кызыклы, яшьләрчә видеолары белән уртаклаша. Соңгы төшергән монологы исә «Кризис» дип атала. Монысы, миңа калса, яшьләргә генә түгел, һәр буын кешесенә якын, «үз».

Импровизациягә корылган әлеге монологта Лэйна акча җитмәүдән бертуктаусыз зарланган. «Сезнең коллективта да бармы шундый «вечно» акчасыз дустыгыз?» – дип шәрехләгән Лэйна үзе әлеге видеоны.

Җырчы образга кереп, бизәнү әйберләре, чипсы ише тәм-томнар, хәтта дарулар, туалет кәгазе кебек кирәк-яраклар алырга да акча юклыктан зарланган. Атлаган саен туган көн үткәрүче, кыйммәт бәягә әллә нинди токымлы песи сатып алучы танышларын тиргәгән. Ипотеканы да искә алган. Бурычка да сораган. Кыскасы, рәхәтләнеп зарын чәчкән-чәчкән дә, бушагач, өенә «кайтып киткән».

Лэйнаның бу монологын караган виртуаль дуслары: «Үтердең, маладис!», «Сезгә актриса булырга кирәк», «Яратам ла шулай үз-үзең белән сөйләшкән видеоларыңны, дәвам ит», – дип язганнар һәм «смайлик»лар ярдәмендә рәхәтләнеп көлгәннәр. Күрәсең, Лэйнаның әлеге образы күпләргә таныш.

Видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Видео: Лэйнаның социаль челтәрдәге шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100