news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лэйна: «Мин «әйе» дип әйттем»

news_top
Җырчы Лэйна: «Мин «әйе» дип әйттем»
"Татар-информ" архивы

Яшь җырчы Лэйна социаль челтәрләрдә зур сөенече белән уртаклашты. Озак уйлаганнан соң, җырчы "әйе" дип ризалыгын биргән. Тик кияүгә чыгарга түгел. Туй күлмәге киеп, кәләш образында фотосессия ясарга ризалашкан Лэйна.

Ә менә социаль челтәрләрдә утыручы дуслары Лэйна чынлап та кияүгә чыккан дип анлаган.

«Ышандым бит, интригантка, куркыттын», «Син искиткеч чибәр кәләш, Лэйна», -дигәннәр аңа. Лэйнага килгән  комментарийларда тагын бер артистнын сере ачылган. «Кияүгә Марат Яруллинга чыгасынмы?» –  дип сораган бер язылучысына Лэйна: «Икенче хатынлыккамы?» - дип каршы сорау биргән. Марат белән Лэйна иҗат дөньясында бергәләп кайный, кыскасы, якын дуслар. Лэйна дусты турында белми сөйләмәс. Димәк, яшь кызларның йөрәкләрен яндыручы «зажигалка» Марат өйләнгән булып чыга?

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар