Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лариса Долинаның Мәскәүдәге биш бүлмәле фатиры мошенникларга эләккән

news_top_970_100

Җырчы Лариса Долинаның Мәскәүдәге фатирына 8 августта арест салганнар. «Московский комсомолец» сайты мәгълүматлары буенча, бу хәл артисткага охшаш хатынның фотосы булган паспортны кулланып, мошенниклар фатирны саткач килеп чыккан.

Сату-алу килешүе 24 июньдә теркәлгән. Долинаның Ксеньинский тыкрыгындагы элиталы йортның 4 катындагы 236 квадрат метрлы фатиры сатылган. 5 бүлмәле фатирның якынча бәясе – 150 миллион сум.

Килешүнең төгәл суммасы ачыклана. 200 миллион зыян турында мәгълүмат чыкты. Шулай ук 68 яшьлек җырчыны алдаган мошенникларны да эзлиләр. Курьер хатын-кызны тоткарлаганнар.

Бүген иртән җырчының фатирына 5 кеше килә һәм үзләрен фатирның яңа хуҗалары дип таныштыра. Сак хезмәте аларны тоткарлаган һәм Хамовники районы буенча Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен чакырган. Аларның бишесен дә полиция бүлегенә алып киткәннәр. Хәзер йорт тирәсендә тыныч, сакчылар беркемне дә кертми, диелә хәбәрдә.

SHOT телеграм-каналы, җырчы фатирын мошенникларга үзе саткан, дип хәбәр итә. Якынча мәгълүматлар буенча, ул җинаятьчеләргә 100 млн сум биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100