Җырчы Ландыш Баһавиның гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның бертуган энесе Алмаз гаиләсе белән авылдан килгәндә юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Аларның 6 яшьлек кызлары һәлак була, хатыны авыр хәлдә. Машинада җырчының тагын бер энесе булган. Ике энесе дә нык имгәнгән, әмма үз өсләренә җаваплылык алулары турында гариза язып, хастаханәдән чыкканнар, чөнки бәләкәй Аделинаны җирләргә кирәк. Ә баланың әнисе кызы һәлак булганын әлегә белми.
Ландыш Баһави социаль челтәрдәге сәхифәсенә шат йөзле, тиктормас Аделинаның видеосын урнаштырган. Шулай ук ул, кызны җирләргә барганда, халыкка бу гаиләгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
«Калдырып киттең бит. 6 яшь кенә иде бит. Сабыем! Яшәргә дә яшәргә иде бит әле. Бик акыллы, матур, җитез, хәрәкәтчән идең. Бик сагынабыз. Ничек түзик. Бир сабырлык, бир түземлек. Урының оҗмах түрләрендә булсын!» – дип язган җырчы.
«Зур кайгы килде. Баланы җирләргә барабыз. Әнисе хастаханәдә, операция ясадылар, трубкалар белән генә ята. Әтисе дә җитди имгәнгән. Машина юк. Бала юк. Кругом кредит, ипотека. Бу гаиләгә ничек тә ярдәм итәргә иде. Тамчыдан күл җыела. Зинһар өчен булышыгыз!» – дип өзгәләнә Ландыш Баһави.
Ярдәм итәргә теләүчеләр Ландышның телефонына (89179204474, Ландыш Альбертовна ) беркетелгән картага акча күчерә ала.