news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ләйлә – Рөстәм Галиевлар иң зур хыялларын тормышка ашырган

news_top
Җырчы Ләйлә – Рөстәм Галиевлар иң зур хыялларын тормышка ашырган

Парлы җырчылар Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар үзләренең иң зур хыялларын чынга ашырган – шәһәр читендә йорт салып кергән.

«Өебезгә чыктык. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер», – дип язган алар социаль челтәрдә.

Йорт хәйран гына зур күренә. Ишегалдына куелган бассейнда Рөстәм белән Ләйләнең кызлары чупырдаша, бизәкләп эшләнгән мангалда учак яна. Йорт территориясендә матур туя агачлары үсеп утыра.

Виртуаль дуслары җырчыларны яңа өйгә күчүләре белән тәбрик итә. «Өегез бәхетләр генә китерсен. Өй төзеп керү – тормышта иң зур эшләрнең берсе», «Бәрәкәтле нигезләр булсын», – дип тели алар. Йортны кайсы тирәдә җиткерүләре белән кызыксынучылар да күп.

Автор-башкаручы Зифа Нагаева да комментарий калдырган. «Олы рәхәтләрдә яшәгез! Сез лаек! Тырышсыз, сәләтлесез, матур гаиләсез! Булдырасыз», – үсендергән ул аларны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар