
Яшь җырчы Ислам Кәлимуллин өйләнә! Ул сөйгәне Лилиягә тәкъдим ясаган. Истәлекле вакыйга бер кафеда булган. Башта Ислам Лилиягә бер кочак ал розалар бүләк итә. «Син яратканнары», – ди. Лилия бу чәчәкләрне гадәти бүләк дип уйлый, чын күңелдән сөенә, әмма эшнең кая таба барганын аңламый. Ислам исә сөйгәненә хисләрен ача:
«Хәтереңдәме, матурым, син миңа: «Очраша башлап, 3 көн үтүгә үк, син киләчәктә минем ирем булачагыңны аңладым», – дигән идең. Баштарак миндә андый тоемлау булмады. Син беләсең, миңа вакыт кирәк. Бөтен карарларны да уйлап кабул итәм.
Ниһаять, ул көн килеп җитте. Синең һәрвакыт янәшәмдә булуыңны телим. Тормышыбызда авырлыклар да, шатлыклар да булыр. Авырлыкта да, җиңеллектә дә янәшәмдә булсаң иде. Син миңа кияүгә чыгарга ризамы, матурым?» – дип, Лилиягә йөзек суза.
Лилия шатлыктан күз яшьләрен тыеп тора алмый, сөйгәнен кочаклап ала, ризалыгын бирә.
Ислам Кәлимуллин Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшли. «Бул янымда», «Матурым», «Сөйгәнемә» җырлары аша яшьләргә яхшы таныш. Алия Төхвәтуллина-Карачурина белән яздырган «Тартыла» дуэты да соңгы вакытта бик популярлашып китте.
Лилия – Данир Сабиров төркемендә биюче. Башка артистлар белән дә хезмәттәшлек итә.