Җырчы Иркәнең халык яратып кабул иткән «Кыргый гөл» җырына клибы чыкты. Бу хакта социаль челтәрдәге «Ваһапов фестивале» сәхифәсендә хәбәр ителә.
Кыргый гөл» җыры «III Яңа татар җыры» бәйгесендә җиңү яулаган иде. Иркә аны иң беренче тапкыр «III Яңа татар җыры» сәхнәсендә башкарды.
Җырның авторлары – Ч.Зиннәтулла, Ф.Галиәхмәтова.
Иркәнең «Кыргый гөл» җыры тарихы турында танылган продюсер Рифат Фәттахов сөйләгән иде.