Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркәнең иренә багышланган җыры чыкты: «Өзелмәгән өмет»

news_top_970_100
Җырчы Иркәнең иренә багышланган җыры чыкты: «Өзелмәгән өмет»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Иркәнең күптән көтелгән «Өзелмәгән өмет» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Җыр җырчының тормыш иптәше Артурга багышланган, тиздән аның катнашында клип та дөнья күрәчәк.

Махсус хәрби операция игълан ителгәч тә, җырчының ире Артур мобилизацияләнде.

«Бу инде – хит җыр. Музыкасы, сүзләре дә һәрвакыттагыча матур. Эстрадасының иң югары ноктасы»;

«Җырларыгыз һәм үзегез дә үзгәрдегез. Нәрсә кичергәнегез һәм кичерүегез – сезнең тавышыгызда. Күңелне айкап чыга»;

«Чын хит»;

«Искиткеч!!! Күпме хис, кичерешләр сыйган бер җырга. Рәхмәт, Иркә»;

«Берүк өметең өзелмәсен, Иркә. Ирең белән гомерлеккә тизрәк очрашулар насыйп булсын – ул бит шундый рәхәт өмет белән яшәү»;

«Уф, елаттың бит инде, Иркә, бик мәгънәле, моңлы җыр, рәхмәт сиңа, иҗатың саекмасын, өметләрең өзелмәсен, бәхетле пар булып яшәгез!» – кебек комментарийлар калдырганнар.

Җырчының күпсанлы язылучылары махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын һәм барлык хәрбиләр дә исән-имин туган йортларына, гаиләләре янына кайтуларын теләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100