Җырчы Иркәнең өр-яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Ул «Юллар ябык» дип атала.
Яңа җырның авторлары – Айгөл Вәлиуллина һәм Дилүс Шәйхразиев.
«Яраткан тамашачым, сезгә өр-яңа, йөрәгемнән өзелеп чыккан җырымны тәкъдим итәм.
Күңел түремдә балачагым, туган ягымның зур урын алып торганын чагылдырган җыр ул», – дип язган җырчы.
«Сезнең җырларыгызны яратып тыңлыйбыз. Тирән мәгънәле, шул ук вакытта заманча җырлар», – дип үсендергән тамашачы.