Җырчы Иркәдән премьера – ретро-җыр яңача яңгырашта: «Бер кайтасы иде туган якка»
Җырчы Иркә «Бер кайтасы иде туган якка» җырының премьерасын тәкъдим итте.
«Яраткан тамашачым! Сезгә тагын бер яңалыгым бар. Минем башкаруда яңа җыр тәкъдим итәм. Барлык музыкаль мәйданнарда тыңлый аласыз. Ә тиздән клип та әзер була», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Бер кайтасы иде туган якка» җырының сүзләрен Гыйльман Идрисов, ә көен Венер Мөхәммәдиев язган.
Җырны тыңлаучылар, яңа иҗат җимешен ошатуларын белдереп, смайликлар калдырган.