Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә үз артыннан күзәтеп йөрүчеләргә мөрәҗәгать итте

news_top_970_100
Җырчы Иркә үз артыннан күзәтеп йөрүчеләргә мөрәҗәгать итте
Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе артыннан күзәтеп йөрүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.

«Бу видеодан соң, бәлки, аңларлар, дип өметләнәм. Соңгы араларда, бигрәк тә Питрәч концертыннан соң, минем эш машинасы артыннан бер машина күзәтеп йөри башлады. Аңа кадәр дә инде башка төрле машиналарның да торуларын күрдек. Мин, болай гына, дип уйлаган идем. Кая гына барсам да, безнең арттан йөрүче машина 159 регионнан. Машинаның маркасын әлегә әйтмим, номерлары да бар. Без инде аны, әлбәттә, яздырып бардык. Машинаның хуҗасы яки вакытлыча хуҗасымы, мин кафега кереп утырсам да, үзенең барлыгын белдереп, кереп утыра.

Мин үземнең гаиләмне, үземнең сәламәтлегемне, төркемемне, машиналарымны сакларга тиеш. Чөнки андый хәлләр элек тә булды, тик ул вакытта мин дәшми калдым. Дәшмичә утыру җитәр, дип уйлыйм. Яисә бүгенгесе көннән туктатасыз минем арттан күзәтүне, булмый икән инде, туктатмыйсыз икән, закон буенча эш итәрбез. Без прокуратурага гариза язачакбыз.

Кем турында сүз барганын якынча аңлыйсыздыр. Җитте! Җитте, шоу-бизнес уеннарын уйнавыгыз да җитте, төрле яктан төрлечә кысуыгыз җитте. Мин беркемгә тигәнем юк, тимим дә, үз юлымнан барам, иҗатымны дәвам итәм. Нәрсә эшләсәгез дә, мин иҗатымны дәвам итәчәкмен! Яшәгез, эшләгез, үсегез! Үз кулыгыз астыгызда булган курчакларыгызны миңа һөҗүмгә җибәрергә кирәкми. Җитте! Без – гаиләм дә, мин дә арыдык. Бу хәл 1-2 ел гына бармый, әллә ничә еллар дәвам итә. Мондый видеоларны башка яздырмам, дип өметләнәм. Без бала-чага түгел. Сез дә 40 тирәсендә, мин дә 40тан узган. Бәхетле, күңеле чиста кеше мондый әйберне эшләми, шуңа сезгә бәхет телим, үз юлыгыздан йөрегез, әмма миннән башка», – дип белдерә җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100