news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә төркеме «Үпкәләмә язмышка» клибын төшергәндә дистәдән артык термос чәй эчкән

news_top
Җырчы Иркә төркеме «Үпкәләмә язмышка» клибын төшергәндә дистәдән артык термос чәй эчкән
Фото "Татар-информ" архивыннан

Җырчы Иркәнең «Үпкәләмә язмышка» дигән клибы барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Җырның авторы –Хәмит Мәткәримов.

«6 сәгать салкында! 12 термос чәй! Ап-ак киемнәр көн ахырына, сикереп биеп, тауларда шуып, көрән төс алды. Куллар катты, минеке – бигрәк тә. Урамда, паркларда безгә, салкын кышкы көндә «үпкәләмә» дип кычкырып җырлап йөргән адәмнәргә, бөтен кеше елмаеп, яратып карады, дип уйламагыз. Сәерсенеп караучылар да булмады түгел. Әмма без үзебезнекен эшләдек», – дип язган җырчы.

Дәртле, күңелле клипны караучылар «шәп» дип бәяләгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар