Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә Резедә Кадыйрованың «Бер түзәр әле җаным» җырына яңа сулыш биргән

news_top_970_100
Иркә Резедә Кадыйрованың «Бер түзәр әле җаным» җырына яңа сулыш биргән
Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Иркә Резедә Кадыйрованың «Бер түзәр әле җаным» җырын яңартып яздырган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

«Ниһаять, сез сораган җыр чыкты. Рәхим ит, яраткан тамашачым. Барлык музыкаль мәйданнардан таба аласыз.

Илдар Ногманов сүзләре һәм көе.

Авторга, миңа кадәр бу җырны тамашачыга җиткергән Резедә апа Кадыйровага рәхмәт. Яңа сулыш биреп, сезгә тәкъдим итү теләген уңай кабул иткәнегез өчен, тамашачыма мең рәхмәт».

«Син молодец! Бу хитка яңа сулыш биргәнсең», «Ниһаять, чыкты, премьера белән», – дип куанган җырчының иҗатын яратучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100