Җырчы Иркә «Пар алма» җырына яңа сулыш биргән.
«Яратканнарым! Бу җырны сезгә яңартып тәкъдим итәм. Рәхим итеп минем башкаруда тыңлагыз әле. Пар алма белән чагыштырырлык итеп яшик!» – дип язган җырчы.
Җырның авторлары – Сания Әхмәтҗанова һәм Зөфәр Хәйретдинов.
Комментарийлардан аңлашылганча, «Пар алма» – күпләрнең яраткан җыры һәм аның яңартылганын да хуплап алганнар.