Җырчы Иркә махсус хәрби операциядәге ире Артурдан хәбәр булмау сәбәпле, социаль челтәрдә хис-кичерешләре белән уртаклашкан. Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» сайтында хәбәр ителә.
«Берничә көн кәефем булмады. Эш белән дә мавыгып карадым. Артурдан биш көн хәбәр юк. Бик борчылдым. Кичә кич белән чит абоненттан хәбәр килде.
«Борчылмасын, барысы да яхшы», дигән. Шалтырату да, элемтә дә юк. Язуы да азайды. Әлбәттә, мин бик нык борчылам», – ди Иркә.
Иркәнең ире Артур өлешчә мобилизация кысаларында 2022 елның көзендә хезмәткә алынды.